Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа Чишмә җәмәгать суды Башкортстанда яшәүче берәүне машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән

Башкортстанда яшәүче берәү исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.

2022 елның 15 июлендә иртәнге сәгать уннар тирәсендә Башкортстанда яшәүче 31 яшьлек гр. А. Казан-Оренбург автомобиль юлында «Хундай-Солярис» а/м белән исерек хәлдә идарә иткән.

Медицина тикшерүе гр. А.-ның исерек булуын күрсәткән.

Гр. А. эшне карап тикшерүгә килмәгән, гәрчә аңа бу хакта үзвакытында хәбәр ителгән булса да.

Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гр. А. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынган, 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

- Карар 2022 елның 13 сентябрендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте безгә район ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

3

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев