Яңа Чишмә районы прокуратурасы бер авыл хуҗалыгы оешмасында хезмәт законнарын бозуны ачыклаган
Яңа Чишмә районы прокуратурасы белгечләрне җәлеп итеп, Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы оешмаларының берсендә хезмәт законнарының үтәлешен тикшергән.
РФ ХКның 136 ст. хезмәт хакының ярты ай саен түләнүен күздә тота, ә «Архангельское» КФХ» ҖЧҖдә хезмәткәрләргә хезмәт хакы тоткарланып түләнә, исәп-хисап һәм кыска вакытлы ял (отпуск) буенча түләүләр үз вакытында башкарылмый, өстәмә эш өчен түләүләр исәпләнми. Шулай ук хезмәткәрләргә хезмәт хакын билгеләнгән вакытта түләмәгән һәм хезмәт хакы күләмен бозган өчен эш бирүче «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ тарафыннан акчалата компенсация да түләнми, ә бу РФ ХКның 236 ст. бозу булып санала.
Моннан тыш, «Архангельское» КФХ» ҖЧҖнең хезмәт килешүләрендә структур бүлекчәнең исеме, эш вакыты күрсәтелмәгән, хезмәт хакын түләү сроклары билгеләнмәгән, 2024 елга өстәмә килешүләр юк (РФ ХКның 72 ст.). Эш вакытын исәпкә алу табельләре дә дөрес алып барылмый.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы тарафыннан «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ директоры исеменә хезмәт законнарын бозуны бетерү турындагы күрсәтмә кертелгән, моннан тыш ТР буенча Дәүләт Хезмәт инспекциясенә РФ КоАПның 5.27 ст. 1 һәм 6 ч. белән билгеләнгән адм. хокук бозу буенча эшләр кузгату турында карарлар җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев