Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен ике машина йөртүчене хөкем иткәннәр

Аларга 30шар мең сум күләмендә административ штраф һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

2024 елның 8 октябрендә 21 сәгать 50 минутлар тирәсендә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек Кудряшов Н. В. Яңа Чишмә районы территориясеннән үтә торган «Яңа Чишмә - Андреевка - Новотроицкое» автомобиль юлының 1 км-ында ВАЗ 21102 а/м руле артында исерек хәлдә булган.

Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.

Эшне карап тикшерүгә гр. Н.В. Кудряшов килмәгән, судка килмәү сәбәпләре турында мәгълүмат җиткермәгән.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Кудряшов Н. В. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч. каралган адм. хокук бозуда гаепле дип танылган. Аңа ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30000 сум күләмендә адм. штраф билгеләнгән.

 -Карар 2024 елның 4 ноябрендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте ЮХИДИ идарәсе начальнигы А.С. Мокеев.

2024 елның 16 августында 21 сәгать 50 минутлар тирәсендә Екатерина Бистәсендә яшәүче 26 яшьлек Карпова Е.В. Яңа Чишмә районындагы Екатерина Бистәсенең Яшьләр урамындагы 1 нче йорт янында GRANTA а/м руле артында исерек хәлдә булган. 

Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.

Эшне карап тикшерүгә гр. Карпова Е.В. килмәгән, судка килмәү сәбәпләрен аңлатмаган.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Е.В. Карпова РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч. каралган адм. хокук бозуда гаепле дип танылган. Аңа ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30000 сум күләмендә адм. штраф билгеләнгән.

-Карар 2024 елның 8 ноябрендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте ЮХИДИ идарәсе начальнигы А.С. Мокеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев