Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен ике шоферны хөкем иткәннәр

Алар 30шар мең сум штрафка тартылган һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.

2022 елның 9 ноябрендә Яңа Чишмә районының Красный Октябрь поселогында яшәүче 62 яшьлек гр. Ф. иртәнге 5 сәгать 20 минутлар тирәсендә Красный Октябрьдәге Үзәк урамындагы 12 йорт янында Ravon Gentra SX а/м руле артында исерек хәлдә булган.

Алкотестерда тикшерү аның исерек хәлдә булуын күрсәткән.

Гр.Ф. эшне карап тикшерүгә килмәгән, гаебен тулысынча тануын аңлатып, эшне аның катнашыннан башка гына карауны сораган.

Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. Ф. адм. хокук бозуны (РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч.)  кылуда гаепле дип танылган, аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф салынган.

Карар 2022 елның 20 декабрендә үз көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов.

2022 елның 15 октябрендә 22 сәгать 35 минутлар тирәсендә Яңа Чишмә районы Яңа Чишмә авылында яшәүче 37 яшьлек гр-ка С. ТР Яңа Чишмә районы территориясендә «Яңа Чишмә - Андреевка - Новотроицк» автоюлының 1 нче чакрымында исерек хәлдә «DAEWOO NEXIA» автомобиле руле артында булган.

Алкотестерда тикшерүдән ул баш тарткан. Гр-ка С. эшне карап тикшерүгә килмәгән.

Җәмәгать суды карары белән гр-ка С.  адм. хокук бозуны ( РФ КоАПның 12.26 ст. 1 ч.) кылуда гаепле дип танылган. Аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф салынган.

Карар 2022 елның 20 декабрендә үз көченә керде, - дип хәбәр итте ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев