Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен ике шоферны хөкем иткәннәр
Алар штрафка тартылган һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
2024 елның 23 февралендә 20 сәгать 40 минутлар тирәсендә Лениногорск шәһәрендә яшәүче 52 яшьлек Должиков Е.В. Яңа Чишмә районы территориясендәге «Акъяр-Чирмешән - Шонталы - Яңа Ибрай» автоюлының 1 км-да ВАЗ 21124 а/м руле артында исерек хәлдә булган.
Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.
Должиков Е.В. эшне карап тикшерүгә килми, судка килмәү сәбәбен хәбәр итми.
Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Должиков Е.В. адм. хокук бозу кылуда гаепле дип танылган (РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч.). Аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән.
- Карар 2024 елның 16 апрелендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы А.С. Мокеев.
2024 елның 21 гыйнварында Яңа Чишмә авылында яшәүче гр. Лежепеков М.В., транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен адм. җәзага тартылганнан соң, руль артына кабат исерек хәлдә утырган.
Гр. Лежепеков М.В. медицина тикшерүен узудан баш тарткан.
Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Лежепеков М.В. РФ ҖКнең 264.1 ст. 1 ч. каралган адм. хокук бозу кылуда гаепле дип танылган. Аңа 180 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләнгән, ул транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм ителгән.
- Карар 2024 елның 19 апрелендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы А.С. Мокеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев