Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә итүче шоферны хөкем иткәннәр

Аңа 30000 сум күләмендә адм.штраф һәм 1 ел да 7 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный.

2024 елның 23 февралендә 10 сәгать 50 минутлар тирәсендә Яңа Иванаево авылында яшәүче 25 яшьлек гр. Сударкин С.И. Яңа Чишмә районы территориясеннән үткән «Яңа Чишмә – Чуаш Чабаксары» автоюлының 6 чакрымында DAEWOO GENTRA а/м белән исерек килеш идарә иткән.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән Сударкин С.И. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч. каралган адм. хокук бозуда гаепле дип танылган. Аңа 1 ел да 7 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30000 сум күләмендә адм. штраф билгеләнгән.

-Карар 2024 елның 12 июнендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте ЮХИДИ идарәсе начальнигы А.С. Мокеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев