Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа Чишмәдә өч машина йөртүчегә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен җәза билгеләгәннәр

Алар 30шар мең сумлык штрафка тартылганнар һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр.

2022 елның 6 октябрендә кичке бишенче яртылар тирәсендә Яңа Чишмә авылында яшәүче 48 яшьлек гр. Л. «Акъяр - Чирмешән - Шонталы» автомобиль юлының 18 км-нда Богдан-2110 а/м белән исерек килеш идарә иткән.

Медицина тикшерүе гр. Л.-ның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Л. эшне карап тикшерүгә килмәгән, әмма үз гаебен тулысынча таныган.

Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. Л. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынган һәм ул 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

- Карар 2022 елның 3 октябрендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов.

*

2022 елның 2 ноябрендә кичке сәгать бишләр тирәсендә Яңа Чишмә районының Әдәмсә авылында яшәүче 54 яшьлек гр. Г. Яңа Чишмә районы территориясеннән үтә торган «Казан - Оренбург» автомобиль юлының 177 километрында ЮМЗ тракторы белән исерек хәлдә идарә иткән.

Медицина тикшерүе гр. Г.-ның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Г. эшне карап тикшерүгә килмәгән, аны үзенең катнашыннан башка карауны үтенгән, гаебен тулысынча таныган.

Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. Л. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 30 мең сум күләмендә штраф салу һәм ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү рәвешендә җәза билгеләнгән.

- Карар 2022 елның 2 ноябрендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов.

*

2022 елның 25 сентябрендә көндезге сәгать икеләрдә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 38 яшьлек гр. П. район территориясеннән үтә торган «Казан - Оренбург» автомобиль юлының 170 км-нда исерек хәлдә Хэнде Soiaris а/м белән идарә иткән.

Медицина тикшерүе гр. П.-ның исерек булуын күрсәткән.

Гр. П. эшне карап тикшерүгә килмәгән, әмма үз гаебен тулысынча таныганын аңлаткан.

Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. П. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 өлешендә каралган адм.хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 30 мең сум күләмендә штраф салу һәм 1 ел да 6 айга  транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү рәвешендә җәза билгеләнгән.

- Карар 2022 елның 25 октябрендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев