Кеше һәм закон
Исерек хәлдә кабат руль артына утырган өчен җәза каралган
Яңа Чишмәдә автомобиль руле артына кабат исерек хәлдә утырган шофер хөкемгә тартылды.
Район прокуратурасы район үзәгендә яшәүче Александр Шароновка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК-ның 264.1 маддәсе буенча гаепле дип танылды (исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән, транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җәзага тартылган шәхескә карата).
Суд тарафыннан ачыкланганча, 2013 елда А. Шаронов исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен 1 ел да 7 айга йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Шуңа да карамастан, ул үз-үзенә карата тиешле нәтиҗә ясамаган һәм исерек килеш кабат автомобиль руле артына утырган. 2016 елның 13 февралендә ул исерек хәлдә "Киа-Спектра" а/м руле артына утырган һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
А. Шаронов үз гаебен тулысынча таныды һәм суд аңа 2 елга автотранспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү белән 180 сәгать мәҗбүри эш сыйфатында җәза билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев