Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Исерек килеш автомобиль йөртүче хатын-кызга хөкем карары

ТР Яңа Чишмә район суды исерек килеш автомобиль йөртүче гр-ка Ф.-га хөкем карары чыгарган.

2020 елда гражданка Ф. шундый ук гамәле өчен 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30 мең сум күләмендә штраф белән адм. җәзага тартылган булган инде.

Административ җәзага тартылу вакыты чыкмаган килеш гр-ка Ф. 2022 елның 15 маенда, аннары 2022 елның 26 июнендә исерек хәлдә кабат транспорт белән идарә иткән.

Һәр очракта да  «Юпитер» алкотестеры ярдәмендә медицина тикшерүе нәтиҗәләре белән гр-ка Ф. ризалашкан.

Суд утырышында Ф. җинаятьләрнең ике эпизоды буенча да үз гаебен тулысынча таныган, соңгы сүзендә аны иректә калдыруны сораган, үкенүен белдергән.

Суд карары белән гражданка Ф.РФ Җинаять кодексының 264.1 статьясы 1 өлешендә (1 эпизод буенча), РФ ҖК 264.1 статьясының 1 өлешендә (2 эпизод буенча) каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган һәм аңа 250 һәм 350 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә, транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 2 ел 6 ай һәм 2 ел 9 ай вакытка җәза билгеләнгән.

РФ Җинаять Кодексының 69 статьясы 2 өлеше нигезендә төп һәм өстәмә җәзаларны өлешчә каплау юлы белән җинаятьләр җыелмасы буенча гр-ка Ф.-га ахыргы җәза  -  400 сәгать мәҗбүри эш һәм 3 ел транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев