Исерек килеш кабат руль артына утыру өчен - җинаять җәзасы
ТР Яңа Чишмә район суды карары белән А. М. Алешинга 120 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән, ул транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм ителгән.
2022 елның 14 ноябрендә Алешин, 2020 елның 4 сентябрендә законлы көченә кергән 1 ел һәм 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, 30000 сум күләмендә административ җәза алү турындагы карар була торып, Яңа Чишмә районы территориясендә исерек килеш Казан-Оренбург автомобиль юлында кабат «Хендэ Акцент» автомобиле белән идарә иткән.
Әлеге хөкем карары 2023 елның 14 февралендә үз көченә кергән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев