Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кибеттән әйберләрне алдау юлы белән алып китмәкче булган

Суд залыннан.

ТР Яңа Чишмә районы прокуратурасы Чистай шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны РФ Җинаять кодексының 30 ст. 3 ө. һәм 159 ст. 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, җинаять кылуда гаепләнүче хатын-кыз «Смешные цены» кибетендә товар җыеп, сатучыга аның өчен телефонында урнаштырылган «Сбербанк-Онлайн» кушымтасы аша түләячәген хәбәр иткән. Үзендә моның өчен җитәрлек акча булмаганын белә торып, ул әлеге кушымтага кибет хуҗасының ПАО «Сбербанк»тагы шәхси счетка беркетелгән абонент номерын керткән, шулай ук товар өчен түләү суммасын да җыйган (20 мең сум) һәм кибет сатучысына банкка акча күчерүгә запрос җибәрү турындагы квитанцияне күрсәткән. Гаепләнүченең акча күчерүенә ышанып, сатучы аңа товарларны тапшырган. Тик «сатып-алучы» милекне урлауга юнәлдерелгән җинаятьчел гамәлләрен ахырына кадәр җиткерә алмаган, чөнки сатучы аны туктаткан. Ул, үзенең банк счетына акча күчмәвенә инанып, җинаять кылуда гаепләнүче хатын-кыз артыннан урамга йөгереп чыккан һәм товарларны тартып алган.

Әгәр дә җинаять кылуда гаепләнүче үз гамәлләрен ахырына чаклы җиткерсә,  ул кибет хуҗасына 13 740 сумлык матди зыян китергән булыр иде.

Гражданка үз гаебен тулысынча таныган.

Суд аңа 10 мең сумлык штраф түләү рәвешендә җәза билгеләгән.

Хөкем карары законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев