Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мошенниклар Яңа Чишмәдә яшәүчене алдаганнар: сыеры да, акчасы да юк

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 27 хәбәр теркәлгән, өч җинаять эше кузгатылган.

Административ күзәтчелектән баш тарту

Яңа Чишмә районында яшәүче гр.Т., суд тарафыннан үзенә йөкләнгән чикләүләрне үтәү һәм административ күзәтчелек бурычы булуга карамастан, 2020 елның 12 гыйнварыннан 2021 елның 2 гыйнварына кадәр берничә тапкыр аларны үтәмәгән.

Үтерү белән янау, милеккә зыян салу, сәламәтлеккә зыян китерү

22 гыйнварда кичке сәгать 7ләр тирәсендә Архангел Бистәсендә яшәүче гр. З. исерек хәлдә Нагорный урамындагы бер йортның (гр-ка Р.ның) өч тәрәзәсен ваткан.

Моннан тыш, шул ук көнне кичке сәгать 8ләр тирәсендә гр. З. Пушкин урамы буенча урнашкан бер йорт янында кулына сәнәк тотып, гр. Р.ны үтерү белән янаган һәм аның башына, гәүдәсенә берничә тапкыр суккан. Гр. Р.ның бармагы сынган, шулай ук боты һәм тезләре җәрәхәтләнгән.

Мошенниклык

26 гыйнварда көндезге сәгать 12дән кичке 6га кадәр билгесез затлар, чит милекне урлау нияте белән «Авито»га сыер һәм бозау сату турында белдерү урнаштырып, гр-ка А.ның 58 мең сум акчасына ия булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев