Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Штраф түләмәгән өчен - ирекне чикләү

2019 елның декабрендә Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә район бүлегенең өлкән сорау алучы вазыйфаларын вакытлыча башкаручының гаризасы буенча ТР Яңа Чишмә район суды тарафыннан РФ Җинаять кодексының 166 маддә 1 өлешендә билгеләнгән җинаять кылуда шикләнелүче гр.Зга карата җинаять эше туктатыла һәм суд-хокукый характердагы чара билгеләнә - бу 15000 сум күләмендәге штраф. Штрафны ул әлеге карар законлы көченә кергән көннән 60 тәүлек эчендә түләргә тиеш була.

Шул ук вакытта гр. З.га суд тарафыннан шундый аңлатма бирелгән: әгәр дә гр.З. суд штрафын әлеге карар белән билгеләнгән срокта түләми икән, суд пристав-башкаручының тәкъдиме буенча  җинаять-хокукый характердагы чараларны билгеләү турындагы карарны гамәлдән чыгарып,  җинаять эше буенча материалларны прокурорга гомуми тәртиптә алга таба карау өчен җибәрәчәк.

Суд приставлары бүлегенең пристав-башкаручысы күрсәтмәсеннән күренгәнчә, штраф түләүне раслаучы документлар законда билгеләнгән вакытта тапшырылмаган, ягъни ТР Яңа Чишмә район суды карары законлы көченә кергәннән соң, гр.З. суд штрафын түләмәгән. Шул ук вакытта гр.З. тарафыннан суд штрафын түләмәүгә җитди сәбәпләр барлыгы күрсәтелмәгән.

Мондый шартларда, суд гр. З. нинди дә булса җитди сәбәпләрсез штрафны түләүдән баш тарта, дигән нәтиҗәгә килгән һәм шуңа бәйле рәвештә ТР Яңа Чишмә район судының җинаять эшен туктату һәм гр. З. га карата штраф рәвешендә җинаять-хокукый характердагы чаралар билгеләү турындагы карарны гамәлдән чыгара. РФ Җинаять кодексының 166 маддә 1 өлешендә билгеләнгән җинаять кылуда шикләнелүче гр. З.ның җинаять эше материаллары гомуми тәртиптә алга таба карау өчен ТР Яңа Чишмә районы прокурорына җибәрелгән.

2021 елның августында ТР Яңа Чишмә район суды судьясы тарафыннан гр. З. 2019 елда кылган җинаять өчен район прокурорыннан аңа карата гаепләү акты белән бергә кергән җинаять эше материаллары карала. Гр. З. ел ярым элек билгеләнгән җәзаны үтәмәгән (штраф) һәм аңа яңа җәза билгеләнә - ирекне чикләү (яшәү урыны буенча муниципаль берәмлек территориясеннән чыкмау һәм шушы җәза үтәлешен күзәтүне гамәлгә ашыручы махсус дәүләт органы ризалыгыннан башка яшәү (тору) урынын үзгәртмәү). Шулай ук суд аңа башкару өчен тиешле вазыйфаларны да йөкләгән. Суд карары буенча гр. З. тарафыннан шикаятьләр белдерелмәгән һәм карар законлы көченә кергән инде.

Шулай итеп, гр. З. кылган җинаяте өчен билгеләнгән җәзадан (штраф түләү) котылырга ниятләсә дә, аны үтәргә туры киләчәк.

Яңа Чишмә район судының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев