Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Волчья Бистәсендә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Машина йөртүче ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Машина йөртүче ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.
16 июльдә кичке сәгать 5ләр тирәсендә Волчья Бистәсендә яшәүче 55 яшьлек гр. М. Сөлчә Баш поселогының Урман урамында «Шкода – Октавия» автомобиле белән исерек килеш идарә иткән.
Гр. М.  медицина тикшерүе узудан баш тарткан, эшне карауга килмәгән, әмма үз гаебен таныган.
Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гр. М. РФ КоАПның 12.26 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынган, 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
- Карар 2022 елның 28 августында законлы көченә керде, - дип хәбәр итте Яңа Чишмә районы ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция майоры Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев