Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа Чишмә җәмәгать суды карары тарафыннан өч машина йөртүче машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Аксубай, Бөгелмә районнары һәм Казан кешеләре Яңа Чишмә районы территориясендә исерек килеш транспорт белән идарә иткәннәр.

2022 елның 5 июнендә Аксубай районының Яңа Ибрай авылында яшәүче 53 яшьлек гр. С. Яңа Чишмәнең Төзүчеләр урамында исерек хәлдә ИЖ мотоциклы белән идарә иткән.

Гр. С.  медицина тикшерүен узудан баш тарткан, эшне тикшерү вакытында гаебен таныган.

Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. С. РФ КоАПның 12.26 ст. 1 өлешендә каралган адм.хокук бозуда гаепле дип танылган, ул ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.

Җәмәгать суды карары 2022 елның 19 июлендә законлы көченә кергән.

2022 елның 23 маенда Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 46 яшьлек гр. Н. Яңа Чишмәнең Совет урамында исерек хәлдә «Лада-Гранта» а/м автомобиле руле артында булган. Медицина тикшерүе аның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Н. тикшерү нәтиҗәләре белән ризалашкан, әмма эшне тикшерүгә килмәгән.

Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. Н. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 өлешендә каралган адм.хокук бозуда гаепле дип танылган, ул ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум күләмендә штраф түлиячәк. Җәмәгать суды карары законлы көченә 2022 елның 19 июлендә кергән.

2022 елның 13 маенда Казан шәһәрендә яшәүче 47 яшьлек гр. М. Казан-Оренбург автоюлының 171 нче чакрымында ДЭУ-Нексия  а/м  белән исерек килеш идарә иткән.

Ул медицина тикшерүен узудан баш тарткан, эшне тикшерүгә килмәгән.

Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. М. РФ КоАПның 12.26 ст. 1 өлешендә каралган адм.хокук бозуда гаепле дип танылган, ул ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Җәмәгать суды карары законлы көченә 2022 елның 23 июлендә кергән.

Мәгълүматларны Яңа Чишмә районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Раил Шәфигуллин җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев