Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңачишмәле берәүнең акчасын урлаган өчен Мәскәү кешесе хөкем ителгән

Яңа Чишмә район суды, Мәскәү шәһәрендә теркәлмичә генә яшәгән гр.К.-га карата ачылган җинаять эшен караган, ул Яңа Чишмә авылында яшәүче берәүнең ышанычыннан файдаланып, аның банк картасыннан акча урлаган.

Яңа Чишмә авылында яшәүче берәү, Мәскәүдәге Казан вокзалында үзенә билет сатып алуда ярдәм сорап, элек таныш булмаган гр. К.-га мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң ул гр. К.-га үзенең банк картасын биргән һәм пин-кодны да әйткән. Гр.К. үз хезмәтен 10000 сумга бәяләп, аңа Казанга кадәр билет сатып алган. Аннан соң гр.К. банкомат ярдәмендә зыян күрүченең картасын үз телефон номерына тоташтырган (зыян күрүченең ризалыгы белән). Алдагы көннәрдә, картага акча кергәч, ул акчаларның бер өлешен үз счетына күчергән һәм акчадан үз максатында файдаланган.

Гр. К. үз гаебен тулысынча таныган, китерелгән матди зыянны каплап, судка элек тә шундый ук хокук бозу өчен хөкем ителгән булуын әйткән.

Гр.К. суд карары белән әлеге җинаятьне кылуда гаепле дип танылган һәм аңа гомуми режимлы колониядә иректән мәхрүм ителү рәвешендә җәза билгеләнгән. Хөкем карарына шикаять бирелмәгән, каршы килүләр белдерелмәгән, ул законлы көченә кергән.

Әлеге язма «Ышан, ләкин тикшер!» дигән мәкальгә тулысынча туры килә, дип уйлыйбыз.

Татарстан Республикасы

Яңа Чишмә район судының Матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев