Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәтер-хатирә

40 ел элек без ниләр турында яздык

Хуҗалыкларда азык әзерләү ничек бара, автоюллар төзү һәм ремонтлау буенча икеайлык барышы, комсомол оешмалары смотры ничек бара – бу хакта без 40 ел элек яздык.

Рәсемдә: Куйбышев исемендәге колхоз механизаторы Александр Комаров.

 “Яңа Чишмә хәбәрләре", 1984 ел, 10 июль.

КПСС район комитеты бюросы язгы кыр эшләре чорында кыр станоклары, агитвагоннар һәм агитмашиналар смотр - конкурсына нәтиҗә ясый. «Гигант» колхозының агитколлективы җиңүче дип таныла (үзәге – Кармалы авылы, хәзер бу Түбән Кама районына керә. Азат Мусин искәрмәсе). Икенче урын «Татарстан ", «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозларның агитколлективларына бирелә, өченче урында -  XX партсъезд исемендәге колхоз. «Буревестник» совхозында һәм «Кичуй» колхозында эш җитәрлек түгел, дип билгеләп үтелә.

«Татарстан " колхозында азык әзерләүнең барышы турында зур репортаж басылып чыкты. Азык җитештерү буенча агроном Әзгат Вафин механизаторлар Гомәр Вәгыйзов, Хәйдәр Ганиев, АВМ операторы Кыям Мәхмүтов һәм аның ярдәмчеләре Рөстәм Хәлиуллин, Салисә Гарифуллина, Шәфикә Баһаутдиноваларның намуслы эшләүләрен билгеләп үтә.

“Яңа Чишмә хәбәрләре", 1984 ел, 12 июль.

ВЛКСМ район комитеты секретаре Роза Галиева газетага мәктәп һәм сыйныф комсомол оешмаларын карау барышы турында яза. Ул Красный Октябрь, Ленино, Екатерина, Зирекле, Шахмай урта мәктәпләрендә эшне яхшы алып баруларын билгеләп үтә. Түбәндәге укучылар актив комсомол вожатыйлары булып тора, болар: Люба Жихарева (Петропавел мәктәбе), Таня Норкина (Зирекле), Марина Паздникова (Яңа Чишмә), Иван Захаров (Екатерина Бистәсе), Гөлчәчәк Шәрипова (Шахмай), Люба Нестерова (Әдәмсә) һәм Люба Антонова (Красный Октябрь).

Автоюллар төзү һәм ремонтлау буенча икеайлык ничек бара - бу хакта редактор урынбасары Шамил Хәбибуллин яза. Район башкарма комитеты рәисе урынбасары Виталий Макаров бу мәсьәләне даими контрольдә тота. Рус Чабаксарыннан алып Чуаш Чабаксарына кадәр яңа юл төзелә, КМС заводыннан  Екатерина  борылышына, күпердән район “Сельхозтехника”сына кадәр юл участогын капиталь ремонтлау һ.б. эшләр. ДРСУ начальнигы Наил Ибраһимов колхозлар һәм совхозлар тарафыннан ремонтлауга җибәрелгән механизаторларның исемнәрен әйтә. Менә алар - Олег Панков, Виктор Паздников, Гомәр Зартдинов. "Кызганычка каршы, «Кичуй», «Маяк», «Гигант» һәм «Совет хезмәте» колхозлары бер генә техника да җибәрмәде", - ди Наил Ибраһимов.

Петропавел Бистәсеннән орден иясе Александр Дмитриевич Комаров турында зур материал басылып чыга. Хезмәт стажы шактый булган коммунист  ДТ -54 тракторында эшли, чәчүдә һәм туңга җир сөрүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен күптән түгел ул III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев