40 ел элек без ниләр турында язган идек
Районның Мактау тактасына кертелгән механизаторлар, урып-җыюның барышы, терлекчелек биналарын кышка әзерләү, Зирекле мәктәбен тәмамлаучы кызларның авылда эшкә калулары - без бу хакта 40 ел элек язган идек.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 14 август
Районның Мактау тактасына «Шешминский» совхозыннан иң яхшы механизаторлар - Олег Панков, «Красный Октябрь» совхозыннан Малик Гыйльметдинов, Анатолий Скоков, «Буревестник» совхозыннан машина йөртүчеләр Владимир Агафонов, ХХ партсъезд исемендәге колхоздан Николай Селиверстов, «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоздан Әсәдулла Хәбибуллиннарның исемнәре кертелгән.
ХХ партсъезд, Калинин исемендәге, «Татарстан» колхозларында урып-җыю темплары югары, ә «Кичуй», Куйбышев исемендәге колхозлар, «Черемуховский» һәм «Красный Октябрь» совхозлары бу эштә соңаралар.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 13 августка бөртекле һәм кузаклы культураларның 36%ы суктырылган.
Авыл хәбәрчебез Мидхәт Газыймов Зирекле мәктәбен тәмамлап, туган авылларында - «Кичуй» колхозында сыер савучы булып эшләүче кызлар турында материал әзерләгән. Алар арасында Гөлсинә Ибраһимова, Асия Вафина, Гөлсем Миңнебаева, Фәния Яруллина, Әлфия Шәйдуллина, Наилә Садыйкова, Гөлзидә Сәлахова, Алсу Нуруллина һәм Гөлия Садыйковалар бар. Алар комсомол-яшьләр звеносын оештырганнар һәм тырышып эшлиләр. Колхозның партком секретаре Мансур Мөбарәкшин аларның эшен уңай бәяли. Әлеге сыйныфтагы егетләр - Мәгъсум Галимов белән Ризанур Закиров та терлекчелектә эшлиләр.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 16 август
«Красный Октябрь» совхозында терлекчелек биналарын кышлатуга әзерләүнең барышы турында газета хәбәрчесе В.Румянцев яза. Ремонт эшләре белән ике бригада шөгыльләнә, җирле мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылар да җәлеп ителгән. Август уртасына күп кенә биналар терлекләрне кабул итәргә әзер.
Ә менә «Буревестник» совхозында ремонт ясарга ашыкмыйлар. Фермада өч балта остасыннан башка беркем дә юк. Алар эшсез утыралар, чөнки агач материаллары юк.
«Закамский» совхозының ындыр табагында ашлык югалтулары турында «Халык контроле»нең рейд бригадасы сигнал бирә. Коеп яуган яңгырлар аркасында ындыр табагындагы ачык мәйданчыкта 300 центнерга якын көзге арыш һәм солы бозылган. Монда баш агроном һәм совхоз директоры Л.Моляков һәм А. Игнатьевлар гаепле. Алар ачык мәйданчыктан ашлык ташуны оештырмаганнар.
«Буревестник» совхозында С.К. Мусина, М. С. Шәйдуллина һәм Ә. Ә. Мусиналар зур җаваплылык тоеп эшлиләр. Алар ындыр табагына керә торган ашлыкны чистарталар һәм сортларга аералар.
Рәсемдә: С. К. Мусина, М. С. Шәйдуллина һәм Ә. Ә. Мусина (сулдан уңга)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев