Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәтер-хатирә

40 ел элек без ниләр турында язган идек

КПСС райкомының чираттагы пленумы, авыл советларының бәрәңге әзерләве, «Буревестник» совхозыннан «Урак - 1984» җиңүчесе Василий Темников, комсомол составын чагыштыру эшләре - бу хакта без 40 ел элек язган идек.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 9 октябрь

КПСС райкомының чираттагы пленумында «Партия оешмаларының яшьләрне тәрбияләү буенча эшләрен алга таба камилләштерү турында»гы мәсьәлә каралды. Доклад белән КПСС райкомының беренче секретаре Гариф Хафизов чыгыш ясады. Доклад буенча фикер алышуларда ВЛКСМ райкомының беренче секретаре Азат Мусин, «Татарстан» колхозының партком секретаре Рифкать Миръякупов, Красный Октябрь авыл советы рәисе Александр Егоров, «Закамский» совхозы директоры Александр Игнатьев, «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозның ВЛКСМ комитеты секретаре Надежда Зайцева, район прокуроры Александр Стебо, КМС заводының партия оешмасы секретаре Нина Былинкиналар чыгыш ясады.

Авыл советларының бәрәңге әзерләү эшенә йомгак ясалды. Сатып алу планын беренчеләрдән булып Петропавел, Ленино, Әдәмсә һәм Красный Октябрь авыл советлары үтәгән. Чабаксар, Черемухово һәм Акъяр авыл советлары «икенче икмәк»не әзерләүдә калыша. Алар район буенча бәрәңге әзерләү  планын үтәүгә аяк чалалар.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 11 октябрь

Районның комсомол оешмаларында мөһим кампания - составны чагыштыру эше башланган. Бу ВЛКСМ әгъзаларын исәпкә алуда тәртип тотуны һәм һәр беренчел оешманың Союз эчендәге эшчәнлеген яхшыртуны аңлата.  Районда барлыгы 42 комсомол оешмасы бар. Иң актив комсомол оешмалары - «Советская Татария» газетасы исемендәге һәм «Кичуй» колхозларында, «Сельхозтехника» оешмасында һәм күпчелек мәктәпләрдә.

1984 елгы урып җыю эшләрендә җиңүче билгеләнгән.  Бу - «Буревестник» совхозыннан (Волчья Бистәсе - Азат Мусин искәрмәсе) Василий Герасимович Темников. Тәҗрибәле игенче СК - 5 комбайнында 4210 центнер бөртек суктырган һәм 150 гектарны теземнәргә чаптырган. Уңышсыз елда бу бик яхшы күрсәткеч (1982 елда ул 13000 центнер суктырган иде). Аның улы Анатолий әтисенең ярдәмчесе булган, ә икенче улы Иван үзе дә комбайнда  эшләгән. Василий Темников берничә медаль кавалеры, «ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» исеменә ия.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 13 октябрь

Габдрахман Гыймадиев Калинин исемендәге колхозда иң яхшы механизатор.  Ул азык чөгендерен һәм кукурузны игү буенча кырчылар звеносын җитәкли. Ындыр табагында да, азык цехында да эшләргә өлгерә. Кыскасы, ул һәр эшкә дә оста, намуслы һәм тырыш хезмәткәр. Аның белән бергә улы Наил да гараж мөдире булып эшли.

Габдрахман Гыймадиев - «Почет Билгесе» ордены кавалеры.

Рәсемдә: Габдрахман Гыймадиев - Калинин исемендәге колхоз механизаторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев