40 ел элек без ниләр турында язган идек
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының отчет-сайлау конференциясе, 1984 елның 10 аенда терлекчелектәге эш йомгаклары, газета укучыларның хатларына күзәтү ясау, район комсомол оешмасының отчет-сайлау конференциясенә күзәтү - бу хакта без 40 ел элек язган идек.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 20 ноябрь
Яңа Чишмә район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең отчет-сайлау профсоюз конференциясе узды. Доклад белән профсоюз райкомы рәисе Рөстәм Хаматов чыгыш ясады.
Конференция эшендә КПССның район комитеты беренче секретаре Гариф Хафизов катнашты. Профсоюзның район рәисе итеп кабат Рөстәм Хаматов сайланды.
1984 елның 10 ай йомгаклары буенча терлекчелектәге күрсәткечләр таблицалары басылып чыкты. Сөт саву, ит җитештерү, артым алу буенча ХХ партсъезд, «Татарстан» һәм «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозлар алдынгылар рәтендә, ә «Кичуй», Куйбышев исемендәге колхозлар, «Закамский» һәм «Шешминский» совхозлары артта кала.
ХХ партсъезд исемендәге колхоздан иң яхшы сыер савучылар А.С. Мельникова, Н.Н. Иголкина, З. М. Поляковалар һәр сыердан 10 айда 3600-3800шәр кг сөт савып алганнар.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 22 ноябрь
Газета укучылар редакциягә ниләр турында еш язалар - бу хакта октябрь аенда килгән хатларга күзәтү ясалды. Авыл хәбәрчеләре К. Гатина, М. Газыймов Укытучылар көне алдыннан хезмәттәшләре турында, ә яшь хәбәрчеләр Ф. Миргазова, К. Мәхмүтова, В. Соловьева Уңыш бәйрәме, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, мәктәп тормышы турында язалар. Җиңүнең 40 еллыгын каршылауга багышланган хатлар, язмалар, тәнкыйть белдерелгән материаллар да бар. Нигездә, алар райондагы кулланучылар җәмгыятенең тиешенчә эшләмәвенә кагыла.
Шул ук санда Ленино авылындагы «Чишмә» кафесының начар эшләве (авторы - Я.Кәримов) һәм шәхси хуҗалыкларда үстерелгән таналарны колхозга тапшырып булмавы (авторы - Ленинодан Александр Карасев) турында тәнкыйть язмалары да басылып чыкты.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 24 ноябрь
Яңа Чишмә РМЙда комсомолның 2 нче отчет-сайлау конференциясе узды. Отчет доклады белән ВЛКСМ райкомының беренче секретаре Азат Мусин чыгыш ясады. Доклад буенча фикер алышуда 10нан артык кеше катнашты, КПСС райкомының беренче секретаре Гариф Хафизов нәтиҗәләр ясады.
Оештыру пленумында ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп кабат Азат Мусин сайланды.
Газетаның шул ук санында намуслы, тырыш комсомоллар - ХХ партсъезд исемендәге колхоз комбайнчысы Николай Филипповский (ул 1983 елгы урак өсте чемпионы дип танылган, Сабантуй әләмен дә нәкъ менә ул күтәргән), КМС заводы электригы Виктор Темников (ул 4 ел заводта намуслы хезмәт куя) турында язмалар басылып чыкты.
Рәсемдә: КМС заводы электригы Виктор Темников.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев