40 ел элек без ниләр турында язган идек
Хатын - кызларның беренче район конференциясе, колхоз һәм совхозларда орлыклык материалларны тикшерү, халык депутатларының Яңа Чишмә район Советына сайлаулар буенча сайлау округлары оештыру, терлекчелектә 1984 елның ноябрь аенда башкарылган эш йомгаклары - без бу хакта 40 ел элек язган идек.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 11 декабрь
Яңа Чишмәдә хатын-кызларның беренче район конференциясе узды, районның хатын-кызлар советы рәисе Анастасия Козлова доклад белән чыгыш ясады. Конференциядә алдагы 1985 елга бурычлар билгеләнде.
Районның орлыкчылык инспекциясе район хуҗалыкларында саклауга куелган орлыкларның сыйфатын тикшерде. «Маяк» (Акъяр авылы), ХХ партсъезд исемендәге колхозларда, «Красный Октябрь» совхозында орлыкларның сыйфаты яхшы, ә «Кичуй», Калинин исемендәге колхозларда һәм «Черемуховский» совхозында орлыкларның сыйфаты түбән.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 13 декабрь
Халык депутатларының Яңа Чишмә район Советына сайлаулар буенча сайлау округларының исемлеге басылып чыкты. Барлыгы 75 округ төзелгән, шул исәптән район үзәгендә - 12 округ.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән район авыл хезмәтчәннәренең чираттагы исемлеге басылып чыкты. Исемлектә 23 фамилия.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 15 декабрь
КПСС райкомында һәм район Советы башкарма комитетында терлекчеләрнең 1984 елның ноябрь эшенә йомгаклар ясалды. КПСС райкомының һәм район Советы башкарма комитетының күчмә Кызыл Байрагы «Красный Октябрь» совхозына тапшырылды. «Советская Татария» газетасы һәм ХХ партсъезд исемендәге колхозларның уңай эшләүләре билгеләп үтелде, ә «Кичуй» колхозында эшләр канәгатьләнерлек түгел. Монда бер айда һәр сыердан нибары 77 кг сөт савып алганнар. Колхозга «Өмет» вымпелы тапшырылды.
Сыер савучылар арасында иң яхшы күрсәткечләр ХХ партсъезд исемендәге колхоздан Зоя Поляковада һәм Надежда Иголкинада. Мөгезле эре терлекләр үстерүдә Калинин исемендәге колхоздан Наилә Ризванова һәм Рәшидә Кәбироваларның күрсәткечләре яхшы.
МЭТләрне һәм дуңгызларны симертүдә, ярыш шартлары үтәлмәгәнлектән, призлы урыннар бирелмәде.
«Татарстан» колхозы автомеханигы Рамил Хәбибуллин, яшь булуына карамастан, үз эшен яхшы белә, барлык автомобильләр төзек хәлдә. Колхозның комсомол оешмасын җитәкли, ул районда иң эреләрдән санала.
Рәсемдә: Рамил Хәбибуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев