Алар Җиңүне якынайту өчен тырыштылар
Өлкән буынның сугыш һәм сугыштан соңгы батыр тормышы һәрвакыт безнең өчен үрнәк булды һәм шулай булачак та.
Районда бердәнбер сугыш ветераны һәм 58 тыл хезмәтчәне (аларның 9ы сугышта катнашучыларның тол хатыннары) калды. Иң өлкәннәре — 1924 1929 елларда туучылар — 25 кеше. Кайберәүләре турында без күптән түгел генә язган идек: узган елда һәм быел аларның 90, 95 һәм, хәтта 100 яшь тулу уңаеннан. Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршылап, бүген без юбилей көннәре 2021-2022 елларга туры килгән тыл ветераннарын хөрмәтлибез.
Барлык авырлыкларны узган, әмма чыдам булган
23 июньдә Зирекле авылының иң өлкән әбисе Сәлахова Мәрьям Мингата кызы 97 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Ул гомере буе җирле «Кичуй» колхозында эшләгән.
Тыл хезмәтчәннәре — бала чаклары сугыш елларына туры килгән геройлар турында безгә Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллина яза.
Мәрьям әби крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим кала: 1946 елда әнисен югалта, ә өч елдан соң әтисе дә вафат була.
Гаиләдә биш ул һәм бер кыз үсә. Мәрьямнең өч абыйсы Бөек Ватан сугышында катнаша. Фронттан Нәҗип белән Минзакир гына кайта, ә Салих (1925 елгы) 1943 елның 29 октябрендә һәлак була. Җирле музейда аның фронттан язган өч хаты саклана. Гомәр һәм Гариф та хәзер исән түгел инде.
Сугыш башланганда, Мәрьям әбигә 14 яшь кенә була. Туган авылында 7 сыйныфны тәмамлый. Ул елларда бит балалар иртә эшли башлыйлар. Мәрьям апа да читтә калмый, 11 яшеннән колхозда өлкәннәр белән беррәттән тырышып эшли. Авыл халкына ачлыкны да, төрле авыруларны да кичерергә, таңнан-таңга кадәр авыр хезмәт башкарырга да туры килә. Кием-салым юк, аеруча салкын вакытта өскә кияр нәрсә булмый. Суга салып пешерелгән солы боткасы төп ризык була.
Тормыш үз чиратында бара, Мәрьям апа үз язмышын очрата. Авылдашы, сугышта катнашучы Мәхмүт Салаховка кияүгә чыга. Аларның 8 баласы туа.
Сугыштан соң Мәхмүт абый Ямаш районында салым җыю буенча вәкаләтле кеше булып эшли, аннары «Кичуй» колхозында төрле эшләрдә һәм озак вакыт умартачылыкта эшли. 45 яшендә,7 баласын ятим калдырып, йөрәк авыруыннан соң кинәт вафат була.
Мәрьям әби дүрт кызын һәм өч улын ялгызы тәрбияләп үстерә. Хәзер алтысы исән, 13 ел элек кече улы Исмәгыйлен югалта. Балалары аңа 16 онык бүләк итә, инде 23 оныкчыгы да бар. Мәрьям әби Чистайда кызы янында яши. Тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучының тол калган хатыны «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» һәм юбилей медальләре, «Ана даны» медале белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев