Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

2018 елның I яртыеллыгында Яңа Чишмә районында 90 мең литрга якын спиртлы эчемлек сатылган

Яңа Чишмә районында алкоголь продукциясен ваклап сатуны 48 сәүдә объектында 19 оешма башкара, Яңа Чишмәдә – 15 сәүдә объектында, шуларның 2 се - “Татспиртпром“ ААҖ һәм 13 -  коммерция оешмалары.


Авыл җирлекләрендә – 33 сәүдә объектында, шуның 10 сы “Татспиртпром“ ААҖ-гә карый, 23 – коммерциянеке.
Гыйнвар – июньдә барлыгы 89513 литр алкоголь продукциясе сатылган (2017 елда – 90509 л). Сату үткән  елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,1 % кимегән, шул исәптә: Татпотребсоюз системасы буенча - 0  литр (2017 елда – 1272 л); фирма кибетләреннән 13124 л (2017 елда – 11986 л); башка төр коммерция структураларында  - 76389 литр (2017 елда – 77251 литр).
Кайтартылган  алкоголь продукцияләре буенча сату 10 % ка арткан, кайтартылган аракы буенча – 2 тапкырга арткан. Татарстанда җитештерелгән алкоголь продукциясе буенча сату 4 % ка, аракы 5% ка кимегән.
Ярты елда җан башына алкоголь продукциясен сату күләме 6,8 литр тәшкил иткән (үткән ел дәрәҗәсенә карата  100 %).
“Пивоварня Москва – Эфес“ АҖ һәм “Булгарпиво“ ААҖ-нең Казан филиалы тарафыннан сыра кайтарту турындагы мәгълүматлар нигезендә, 2018 елның гыйнвар- июнендә Яңа Чишмә районында 3,1 мең дал. сатылган – үткән елның шул ук чорына 20 % күбрәк (2,6 мең дал.).
2018  елның гыйнвар – июнендә территориаль орган белгечләре тарафыннан алкоголь һәм составында спирт булган продукцияләрнең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 5 тикшерү үткәрелгән: ЭЭБ белән берлектә – 2 (2017 елда – 5) һәм административ тикшерү кысаларында – 3 (2017 елда – 9).
Тикшерүләр барышында  5 очракта 5 закон бозу ачыкланган:
- тиешле үрнәктәге марка булмау – 1 (Писцова Д.А.);
- алкоголь продукциясен ваклап сатуны чикләүдә тәртип бозу  - 1 (ШЭ Иванова О.И.);
- алкоголь продукциясен исәпкә алуда билгеләнгән тәртипне бозу – 2 очрак (ШЭ Иванова О.И., ШЭ Сәйфетдинова А.Н.);
- составында спирт булган өйдә эшләнгән продукция сату – 1 (Арутюнян М.П.).
Тикшерү барышында легаль булмаган әйләнештән 5 литр алкоголь продукциясе алынган (2017 елда – 219,5 л).
Ачыкланган фактлар буенча түбәндәге  чаралар кабул ителгән: 
- Чистай шәһәр суды тарафыннан (РФ КоАП-ның 15.12 маддәсе 4 өлеше буенча) 4000 сум  күләмендә штраф түләттерүгә  1 карар чыгарылган;
- ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан (РФ КоАП, 14.16 маддә 3 өлеш һәм 14.19 маддә) 2 кисәтү чыгарылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев