Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Алиментыңны түлә һәм тыныч йокла

Татарстанда алимент түләмәүчеләргә җитди алындылар. Бер ел элек Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алиментлар буенча бурычларны түләтүнең нәтиҗәлелеген арттырырга, йөкләнгән йөкләмәләрнең үтәлмәвенең нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү эшен алып барырга кушты.


Алиментлар буенча бурычларны түләтү өчен зур эш суд приставлары хезмәтенә бирелде.
ТР буенча ел башыннан приставлар республика балаларына 51 млн. сумнан артык акча кайтарган.  "Бала турында исеңә төшер-алимент түлә” акциясе кысаларында 23 млн. сумнан артык акча түләтелгән.
Безнең районда суд приставларының алимент түләмәүчеләр белән ничек эшләве турында Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча суд приставлары бүлеге начальнигы, өлкән суд приставы Сергей Бутин сөйли.
- Күрсәтелгән вакыт эчендә 1668000 сум күләмендә алимент түләүләре буенча түләтелгән бурыч безнең эш нәтиҗәсе булды (бу сумма бирегә алиментлар буенча айлык түләүләрне үз эченә алмый, бу бары алиментлар буенча бурыч кына).
 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 1 июленә кадәр безнең бүлектә 6 972 000 сумлык алимент түләүләре түләтү турында 119 производство (эш)башкарылды.
Әлеге чорда 30 башкару эше кузгатылды. 40ы тәмамланган һәм туктатылган.
 Беренче яртыеллыкта алимент түләүләрен түләтү турында башкару эшләре буенча хезмәт хакына түләттерү турында 42 карар чыгарылган һәм алимент түләвен тотып калу өчен бурычлы кешенең башка керемнәренә юлланган. Алимент түләмәгән өчен бурычлы дүрт кеше РФ КоАП 5.35.1 ст 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Башкарма эзләнүгә 21 бурычлы игълан ителгән, чөнки алар теркәү адресы буенча яшәмиләр, суд приставларыннан яшәү урынын яшерәләр.
Бурычлының Россия Федерациясеннән чыгуына вакытлыча чикләү турында 75 карар чыгарылган.
Эшсез биш кешегә эшкә урнашуда ярдәм итү өчен Мәшгульлек үзәгенә юллама тапшырылган.
Суд карарын бозып, балигъ булмаган балаларын карап тотуга җитди сәбәпләрсез акча түләмәгән, рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән, эшсез сыйфатында исәпкә алынмаган, рәсми эшкә урнашу һәм бурычларны түләү өчен бернинди чаралар да күрелмәгән, балигъ булмаган балаларга матди ярдәм күрсәтмәгән өчен бурычлыларга ике җинаять эше кузгатылган.
Бүгенгесе көндә алимент түләүләрен түләттерү турында башкару эшләре 77 калган, анда суд приставлары-башкаручылары тарафыннан балаларны карап тоту өчен алимент түләүләрен түләтү буенча эш алып барыла.
Шуңа бәйле рәвештә без район халкына бурычларын вакытында түләргә киңәш итәбез. Үз бурычларын ведомство сайтының төп битендә тикшерергә була. Әгәр сез исемлектә үзегезне тапкансыз икән, күрсәтелгән элемтәләр буенча приставлар бүлеге белән элемтәгә керергә кирәк. Анда сез югарыда күрсәтелгән мәҗбүри түләттерү чаралары янамасмы икәнлеген белә аласыз. Бу сервиста шулай ук үз бурычыгызны онлайн аша да түләп була.
Бурыч 10 000 сумнан артык булган очракта, суд приставы бурычлы кешене махсус хокукта транспорт чаралары белән идарә итү хокукы рәвешендә башкарма документ таләпләрен тулысынча үтәүгә кадәр, йә мондый чикләүне гамәлдән чыгару өчен нигез барлыкка килгәнче чикләргә хокуклы.
Шулай ук бурычы булган очракта суд приставы-башкаручы бурычлы затның күчемсез милкенә карата теркәү гамәлләрен тыюлар (арестлар) чыгара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев