Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Архангел Бистәсе кешесенең алимент буенча 1 млн. сумнан артык бурычы җыелган

20 ноябрьгә суд приставлары бүлегендә башкаруда алимент түләүләрен түләттерү турында (5 млн. 871 мең сумлык) 97 башкару эше бар.


Агымдагы елда 55 башкару эше кузгатылган, ә 47 башкару эше тәмамланган һәм туктатылган.
2018 елда башкару эше кузгатылган көннән, суд карарын бозып нигезле сәбәп булмый торып, ике һәм аннан да күбрәк ай дәвамында ата-ана тарафыннан алимент түләнмәгән өчен 21 бурычлы РФ КоАП ның 5.35.1 маддәсе 1 часте буенча административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук агымдагы елда бурычлыларны эзләү турында тагын 9 карар чыгарылды. Алимент түләү буенча 82 бурычлы кешегә карата Россиядән читкә чыгуга вакытлыча чикләү кертелде. Суд приставлары хезмәте 36 башкару эше буенча бурычлының хезмәт хакыннан һәм башка керем чыганакларыннан түләтү буенча мөрәҗәгать итү турында карарлар чыгарды (ягъни, алимент буенча бурычны хезмәт хакыннан тотып калу өчен). Ә эшсез 11 бурычлы кеше эшкә урнашу өчен Мәшгульлек үзәгенә җибәрелде. Өч бурычлының мөлкәтенә арест салынды. Алимент түләмәгән өчен РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе 1 часте буенча 2 җинаять эше кузгатылган. Алимент буенча иң күп бурычы булган кеше – Архангел Бистәсеннән, аның бурычы 1 млн. сумнан артып киткән.
Сергей Бутин, суд приставлары бүлеге начальнигы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев