Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Азык-төлеккә бәяләр

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы Яңа Чишмә районы Шахмай авыл җирлегенең алты сәүдә ноктасында - «Заман» (ИП Әхсәнов Ә.М.), «Азык-төлек» (ИП Харрасова Л. Х.), «Нур» (ИП Әдиуллина А. Х.), «Алсу» (ИП Әхсәнов Ә. М.), «Азык-төлек» (ИП Хисаметдинова Р. Р.), «Ләйсән» (ИП Сафина Р. Г.) - төп азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрде.


Югары сортлы 1 кг бодай оны өчен барлык кибетләрдә дә диярлек 30 сум түләргә кирәк. ИП Харрасова Л.Х.ның “Азык-төлек” кибетендә ул 1сум 50 тиенгә кыйммәтрәк тора, әмма анда иң арзанлы икмәк-25 сум, «Алсу» да һәм ИП Хисаметдинова Р. Р.ның “Азык-төлек” кибетендә – 26 сум, «Заман» һәм «Нур» да – 28 шәр сум, «Ләйсән»дә - 29 сум.
Дөге ярмасына булган бәяләрдә аерма зур. «Нур» да - 52 сумнан алып, “Заман” һәм “Ләйсән” дә 65 сумга кадәр; карабодайга - 35 сумнан алып (ИП Хисаметдинова Р.Р) 60 сумга кадәр (ИП Харрасова Л. Х.); тары ярмасына - 55 сумнан алып (ИП Хисаметдинова Р. Р.) 88 сумга кадәр, «Нур» да – 89 сум; манный ярмасы – 30 сумнан алып  (ИП Хисаметдинова Р. Р.) 47 сумга кадәр, ИП Харрасова Л. Х. да 50 сум, макароннарга – 30 сумнан башлап (ИП Хисаметдинова Р. Р.), “Нур” да 40 сумга кадәр.
“Нур” кибетендә шикәрнең 1 кг-ы – 30 сум, чәйнең 100 гр-ы 40 сум тора, “Заман”да әлеге җыелма 93 сумга төшә.
Көнбагыш маеның бер литры өчен «Заман» кибетендә 60 сумнан башлап, «Ләйсән» кибетендә 76 сумга кадәр җитә.
Мониторинг нәтиҗәләре буенча иң югары бәяләр «Ләйсән»дә (ИП Р.Г. Сафина кибете) -  анда 18 төп азык-төлек товарларының 7сендә бәяләр башка сәүдә нокталарындагыга караганда югарырак. “Азык-төлек” (ИП Хисаметдинова Р.Р.) һәм «Алсу» кибетләрендә (ИП Әхсәнов Ә. М.) бәяләр риза булырлык. Мониторинг үткәргән вакытта ИП Харрасова Л. Х.ның «Азык-төлек» кибетендә киштәләрдә төп азык-төлек товарларының барысы да юк иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев