Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Бурычлылардан ничек алимент түләттерергә?

Безнең районда бурычлылардан алиментлар җыю буенча хәлләр турында без ТР буенча суд приставлары Федераль хезмәт идарәсе начальнигы (Яңа Чишмә һәм Чирмешән районы буенча УФССП) Сергей Бутиннан сөйләвен сорадык:

- Быел  минем  кызыма 18  яшь тулды. Хәзер ул Түбән Камадагы колледжда һөнәри белем ала. Әлбәттә, аңа югары белем дә бирәсе  килә дә бит, тик ялгызым гына мин әлеге йөкне тарта алмыйм. Аның әтисе шушы еллар эчендә егерме ай гына алимент түләде. Кызымны карауга судлар һәм приставлар аша  алимент алуны яңадан “кузгатып карарга“ тырышу да файдасыз булды. Без минем хезмәт хакына көч-хәл белән генә очны-очка ялгап яшәдек,  ә ул үз машинасында җилдереп көн күрде. Бу гаделме соң? - дип борчыла Яңа Чишмәдә яшәүче Ольга Б.
Балаларны карау – ике ата-ананың да бурычы - бусы һәркемгә дә  аңлашыла. Әгәр дә балигъ булмаган балаларның ата-аналары аларны  караудан  (тотудан) баш тартса, нәрсә эшләргә? Кайберәүләр үз балаларына  матди  ярдәм күрсәтүдән катгый  баш тарта һәм алимент түләүдән качып йөри.
Быел әлеге  проблеманы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитди игътибарга алды һәм алимент түләттерү мәсьәләләре буенча ведомствоара  үзара  эш итүне көчәйтүдә төгәл бурыч куйды. Һәм бу эшне ул  атна саен контрольгә алырга ниятли.
Алай гына да түгел, ТР Президенты Республика хөкүмәте йортында үткән  киңәшмә вакытында алиментларны түләттерү буенча Татарстанда эшче төркем оештыруга йөкләмә биргән.Төркем җитәкчесе  итеп Татарстанның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләнгән.
ТР буенча УФСПП җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Игорь Безуевский  республикадагы хәлгә менә ничек аңлатма бирде: “Бүгенгесе  көндә Татарстанда алиментлар буенча бурыч 3,124 млрд. сум тәшкил итә. 22 меңнән  артык башкару производствосы бар, шуның ике мең ярымы -  алимент түләмәүче аналар“.  Ул шулай ук, ФССПнең үзәк аппараты тарафыннан алимент түләмәүчеләр  белән эшләү буенча өстәмә чаралар булдырыла, дип хәбәр итте. Суд приставларының җиде тәкъдиме бар, алар хәзер персональ мәгълүматлар турындагы закон һәм барлык федераль законнар белән туры китерелә.
- Алиментларны түләттерү буенча эш алып барганда приставлар өчен бурычлылар буенча теләсә нинди мәгълүмат та мөһим, -  ди Безуевский, - шуңа күрә бурычлы кешене эшкә урнаштыру турында эш бирүче Россия ФССП га  хәбәр итәргә тиешлеге планлаштырыла. Иминият компанияләренә һәм медицина учреждениеләренә дә шундый  ук таләпләр куелачак. Ростехнадзор, ЭЭМ, Росгвардия кебек теркәүче органнарны да бурычлылар мөрәҗәгатьләре турында хәбәр итәргә йөкләргә мөмкиннәр.
Безнең районда бурычлылардан алиментлар җыю буенча хәлләр турында без ТР буенча суд приставлары  Федераль хезмәт идарәсе начальнигы (Яңа Чишмә һәм Чирмешән районы буенча УФССП) Сергей Бутиннан сөйләвен сорадык:
- 2018 ел башына алимент түләүләрен түләттерү (8 млн. сумнан артык ) турында 113 башкару производствосы бар иде, шул исәптә: 340 мең сум күләмендә 31 башкару производствосы быелгысы елның I яртыеллыгында кузгатылды. Шушы чор эчендә 6 эш төгәлләнгән.  2018 елның 26 июленә 7 млн. 72 мең сумлык 107 башкару производствосы бар әле. Башкару производствосы кузгату моментыннан алып  суд приставы – башкаручысы тарафыннан бурычлы гражданинның милек хәлен билгеләү өчен теркәүче орган, банк һәм кредит оешмаларына запрослар җибәрелә. Теркәүче органнан, банктан һәм кредит оешмасыннан  уңай җавап алганда, суд приставы – башкаручысы тарафыннан күчмә һәм күчемсез милеккә карата теркәү эшләрен башкаруны тыю турында  карар чыгарыла.
Закон тарафыннан каралган кылынган башкару эшләре бурычлының яшәү урынын билгеләү мөмкинлеге бирмәсә, суд приставы-башкаручысы тарафыннан бурычлыларны эзләү турында игълан бирелә. Башкару производствосы материаллары эзләү чаралары үткәрү өчен Россия УФССП ның Татарстан Республикасы буенча суд приставларының Лениногорск район бүлегенә җибәрелә. Безнең  тарафтан 14 бурычлыга карата эзләү-розыск игълан ителде. Розыск игълан итү өчен 17 башкару производствосы  буенча материаллар җыела.
Башкару производстволары кысаларында – алимент түләүләрен түләттерү, 83 бурычлыга карата Россия Федерациясеннән чыгуны  чикләү турында.
Башкару производствосы кузгаткан көннән алып  ике һәм аннан да күбрәк ай дәвамында ата-анага балигъ булмаган яки эшкә сәләтсез баланы карауга нигезле сәбәпсез алимент түләнмәгән очракта административ җәза каралган.
Безнең тарафтан 2016 елда 23 бурычлы җәзага тартылды, 2017 елда – 15, 2018 дә – 12. Хәзергесе вакытта башка бурычлыларны да административ җаваплылыкка тарту буенча актив эш алып барыла.
Бурычлылар теркәлгән урыннары буенча яшәмәү сәбәпле, башкару эшләренең алда күрсәтелгән категорияләре буенча кыенлыклар бар. Күпчелек бурычлыларның тәртипсез тормыш  алып  баруы, исерткеч эчемлекләр күпләп куллануы да суд карарын башкаруда кыенлыклар тудыра.
Мисал өчен, Рус. Волчья авылында туган 500 мең сум бурычы булган берәү алиментны явыз нияттә түләмәүче булып тора, РФ ҖК ның 157 маддәсе буенча берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган, хәзергесе вакытта аңа карата розыск игълан  ителгән.
Петропавел Бистәсендә яшәүче берәү РФ ҖК ның 157  маддәсе 1 өлеше буенча  берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылганнан  соң (12 тапкыр хөкемгә тартылган, шулардан 4есе – алимент түләүдән явыз нияттә баш тарту), хәзергесе вакытта  эшкә урнашкан һәм балигъ булмаган баласына алимент түли, шулай ук алимент буенча җыелган бурычын каплый.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев