Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Эсседә сак булыгыз!

Хәзер бик тә эссе көннәр тора – 32-34 градус. Шуңа күрә табигатьтә янгын чыгу куркынычы, утның торак пунктларга, электр тапшыру линияләренә таралуы белән бәйле гадәттән тыш хәлләр  килеп чыгу ихтималы арта.

ГТХМ янгын куркынычы чорында  аеруча да игътибарлы булырга  һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә тәкъдим  итә:
Урманнарда югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында информация алганда урманга барудан тыелырга.
Үзегезнең бакча участокларында чүп-чар яндырмагыз. Урман һәм утыртылган агачлар янында чүп яндырмагыз. Урманнарда учак кабызмагыз. Тәмәке тартмагыз, янып торган шырпыны, тәмәке төпчеген җиргә ташламагыз. Машина мае белән  яки бензин, керосин һәм башка төр янучан матдәләр сеңгән, кул сөрткән материалларны урманда калдырмагыз. Кояш нурлары төшкән ачык аланнарда шешәләр, пыяла ватыклары яки башка чүп-чарларны калдырмагыз.
Табигатьтә янгын чыгуын күрсәгез бик  сак һәм игътибарлы булыгыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне  чакырыгыз, хәбәр итегез.
Эссе көннәрдә:
балаларның кояш астында йөрүләрен чикләргә, экскурсия һәм походка бару вакытын иртәнге һәм кичке сәгатьләргә күчерергә;
балаларны һәм хайваннарны тукталышка куелган автомобильләрдә калдырмаска;
суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә, яр буенда озак булып, кинәт суга керү тын алу кысылуга (буылуга) яки йөрәкнең туктап калуына китерергә мөмкин.                                                     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев