Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Хәрәкәт тизлегенә тоталь контроль

Гомуми озынлыгы 900 километрдан артык булган автомобиль юлларында 100 прибор урнаштырылган, алар автотранспортның хәрәкәт тизлеген даими контрольдә тота.


Бу «Казан-Оренбург», «Мәскәү-Уфа» һәм «Казан – Ульяновск» федераль юлларына кагыла.
Приборларның датчиклары 290 юл участогын контрольдә тота. Алар бер-берсе белән берләштерелгән һәм хәрәкәт маршруты буенча датчиклар арасында уртача тизлекне билгели.
Яңа Чишмә районында хәрәкәт тизлегенә шундый тоталь контроль Акъяр, Ленино авылларында һәм Зирекле авылы янында алып барыла. Шуның аркасында безнең район территориясеннән узучы «Казан – Оренбург» федераль трассасында юл-транспорт һәлакәтләре азайды. Быел, бәхеткә, юл-транспорт һәлакәте булмады, ә 2018 елда 2 ЮТҺ булып, бер кеше һәлак булды һәм дүрт кеше төрле тән җәрәхәтләре алган иде, - дип билгеләп үтте безнең белән әңгәмә барышында районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.
Фото - һәм видеофиксация комплексларын урнаштыру урыннарын ачыклау максатыннан радарлардан яки мобиль кушымталардан файдаланучы шоферлар да бар. Практикада әлеге җайланмаларны кулланып, машина йөртүче, контроль чиген үтеп, еш кына тизлекне арттыра. Ә менә өзлексез контрольне тәэмин итү системасы мондый «хәйләләр»не сизә  һәм шуңа да видеофиксация комплекслары арасындагы бөтен участок дәвамында шул тизлекне саклау кирәк.
2019 елда мондый тоталь контроль системасы белән Чистай – Түбән Кама, Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт, Казан-Шәмәрдан, Саескан тавы - Шәле һәм Казан-Малмыж автомобиль юлларын җиһазлау планлаштырыла.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Бөтен җирдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен, бигрәк тә тизлек режимын үтәгез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев