Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлыларны ничек җәзага тарталар

Яңа Чишмә халкы коммуналь түләүләр буенча 537 000 сум бурычлы.


2019 елның 1 гыйнварына 36 йорт хуҗасы вакытында түләргә кирәклеген «белмәгән», аларның бурычы 702 мең сум тәшкил иткән. Бүгенге көндә барлык бурычлылар да коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү турында РФ законнары белән танышкан. Шуңа да карамастан, әлегә аларның 8 се генә бурычларны тулысынча каплаган (91 мең сум).  Башкалардан тәмамланмаган производстволар буенча сумма өлешчә алынган (бүгенге көндә ул 74 мең сум тәшкил иткән).    
 Бурычлылар белән эш ничек бара, коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен нинди чаралар күрелә, - бу турыда СПБ начальнигы өлкән суд приставы Сергей Бутин хәбәр итә.
- 14 башкарма производство кысаларында хезмәт хакы, пенсия һәм бурычлыларның башка керемнәре аша бурычларны түләттерү турында карарлар чыгарылды; дүртесе буенча суд приставлары тарафыннан бурычлылар булган мөлкәтенә арест салынды; өчесенә эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү өчен мәшгульлек үзәгенә юлламалар тапшырылды; бурычлары суммасы 10 мең сумнан артып киткән бурычлылар буенча. Россия Федерациясеннән чыгуны вакытлыча чикләү турында карарлар чыгарылган.
СПБда шулай ук 2 производство бар, алар буенча җавап бирүчеләр иректән мәхрүм итү урыннарында һәм 4 бурычлы кеше озак вакытлар теркәлү урыны буенча яшәми.
Шулай ук башкарма производстволарның бер өлеше аз тәэмин ителгән һәм аларда арест салу өчен мөлкәтләре булмаган бурычлылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X