Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

“Мәк“ операциясе дәвам итә

Яңа Чишмә районы территориясендә “Мәк-2018“ оператив-профилактик  операция дәвам итә.

Алар наркокультураларның  законсыз чәчүлекләрен ачыклауга һәм бетерүгә, составында наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләр үскән урыннарга керү юлларын ябуга  юнәлдерелгән.
Әлеге операция нигезендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркомания линиясе буенча исәптә торучы шәхесләргә карата һәм киндер һәм мәк үскән урыннарны юк итү буенча чаралар үткәрелә.
Район территориясендә кыргый киндер үсемлеге үскән өч урын ачыкланган (Яңа Чишмә, Черемухово һәм Петропавел АҖ), аларның барысы да юк ителгән.
Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле тәртип бозулар ачыкланмаган. “Мәк“ операциясе буенча чаралар дәвам итә.
Әлеге информация белән хокук бозулар профилактикасы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында ЭЭМ бүлеге  начальнигы  урынбасары, полиция майоры Григорий Шишкин чыгыш ясады, утырышны район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.
Ул, АҖ башлыкларына кыргый киндер үсеп утырган урыннарны ачыклау һәм аларны юк итү буенча авыл җирлегендәге  барлык территорияләрне  карап чыгарга кушылачак, дип  билгеләп үтте.
Азат Мусин    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев