Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Профилактик рейдлар үткәрелә

Агымдагы елның февраль-мартында дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре “Кайгырту” ХСХКҮ, газ хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә район торак пунктларында профилактик рейдлар үткәргән.


Рейдлар барышында, нигездә, күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән кешеләр, инвалидлар, шулай ук уңышсыз гаиләләр яшәгән йортларда булалар.
- Мондый рейдлар үткәрү даими була башлады, бигрәк тә быел, чөнки республикада янгыннар саны артты, үлүчеләр дә булды. Рейдларның максаты – янгыннарга, анда кешеләр, шул исәптә балалар үлеменә юл куймау. Йортларда булганда төп игътибарны электр җиһазларының, газ мичләренең төзеклегенә юнәлдерәбез, - дип сөйли МОНД һәм ПР сорау алучысы Андрей Шишлов.
Күп балалы гаиләләр һәм ветераннар яшәгән йортларга профилактик тикшерүләр үткәрү барышында элегрәк урнаштырылган автоном хәбәр бирүче җайланмаларның батареялары алыштырылган. МОНД инспекторлары шулай ук электр үткәргечләрнең торышын, хуҗалыкларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне дә тикшергән. Халык белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелгән, шулай ук аларга “ашыгыч хезмәт” телефоннары язылган белешмәлекләр тапшырылган. “Мондый гаиләләр аерым игътибар зонасында тора, без алга таба да профилактик эшне үткәрәчәкбез”, - дип сөйли МОНД һәм ПР өлкән инспекторы Илнур Госсаметдинов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев