Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Һәркем җаваплылык тоярга тиеш

Магнитогорск һәм Шахты шәһәрләрендә торак йортларда көнкүреш газы шартлау безне кабат куркынычсызлыкның гади кагыйдәләрен искә төшерергә, яңа фаҗигаләргә юл куймас өчен аларны үтәргә мәҗбүр итә.

Тик үзеңне тулысынча куркынычтан саклап буламы соң?
- Безнең районның газ хезмәте хезмәткәрләре нинди куркынычсызлык чаралары күрәләр? – әлеге һәм башка сораулар белән без хезмәт начальнигы Владимир Дунаевка мөрәҗәгать иттек.
- Ел саен районда өй эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү үткәрелә. Техник хезмәт күрсәтү графигы нигезендә 2018 елда ул тулы күләмдә башкарылган. Бу өй эчендәге (фатирда) 5072 берәмлек газ үткәргеч; 3476 – су җылыткыч (сыем); 4904 – газ плитәсе; 361- мунчада урнаштырылган газ горелкасы; 122 берәмлек су үтә торган су җылыткыч.
Өйборынча һәр йөрүдә газ хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан көнкүрештә газдан куркынычсыз файдалану буенча өстәмә инструктаж бирелә, шулай ук төтен юлында һәм вентиляция каналында тарту көче барлыгы тикшерелә. Төтен юлында һәм вентиляция каналында тарту көче булмаганда кичектерүсез газ бирү туктатыла. Газ әлеге кимчелекләр бетерелгәч һәм газ хезмәтенә төтен юлы һәм вентиляция каналы кабат тикшерелү турындагы актны тапшырганнан соң гына бирелә. Район буенча шундый өзүләр 8 фатирда булды, бүгенге көндә аларда газ бар.
Җылыту приборларында куркынычсызлык автоматикасы булу-булмауга аерым игътибар бирелә. Куркынычсызлык автоматикасы булмаганда абонентка әлеге кимчелекне бетерү өчен белдерү кәгазе (уведомление) бирелә, шулай булмаганда җылыту приборы газ белән тәэмин итү системасыннан өзелә.
Болардан тыш, районда читтәге оешмаларга хезмәт күрсәтүче 2 контурлы мичләр урнаштырылган торак йортлар (фатирлар) бар. Абонент махсуслаштырылган оешма белән 2 контурлы мичкә хезмәт күрсәтүгә килешү төзи, газ хезмәте тарафыннан мондый җиһазга хезмәт күрсәтелми. Ике контурлы мичкә хезмәт күрсәтүгә килешү булмаганда һәм газ хезмәтенә гамәлдәге килешүнең күчермәсен күрсәтмәгән очракта, ягу (җылыту) приборы газ белән хезмәт күрсәтү системасыннан өзелә.
Хәзергесе вакытта күп фатирлы торак йортларда килешүләрнең срогы чыккан абонентларны ачыклау буенча мондый эш ТКХ МУП белән берлектә үткәрелә. Шундый абонентларга әлеге информация административ җәза салу өчен Түбән Камадагы зона торак инспекциясенә җибәреләчәк.
Шулай ук җитештерүче – завод тарафыннан билгеләнгән, куллану срогы чыккан иске газ җиһазын яңага алыштыру буенча халык белән эш алып барыла. Әлеге категория абонентларга җиһазларны алыштыруга белдерү кәгазе бирелә.
- Ялган газчылар пәйда булу белән (кагыйдә буларак, карт кешеләрне алдалап эш итүчеләр) халык үз йортына чит кешеләрне кертергә курка башлады. Техник хезмәт күрсәтүдән баш тартучы хуҗалар булганы юкмы?
- Юк. Беренчедән, безнең хезмәткәрләрне халык таный, икенчедән, техник хезмәт күрсәтү үткәрелүе хакында без алдан кисәтәбез. Ә ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә һәм социаль яктан уңышсыз гражданнарның өйләренә бару социаль яклау хезмәткәрләре һәм район хакимияте вәкилләре белән берлектә оештырыла. Мондый өстәмә барулар вакытында аларга газ җиһазыннан куркынычсыз файдалану кагыйдәләре буенча өстәмә инструктаж бирелә.
- Хәтта әлеге кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә дә газ шартлау куркынычы йорттагы фатирларның берсендә спиртлы эчемлекләр эчү белән мавыгучы проблемалы гаилә аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Мондый очракларда үзеңне андыйлардан ничек сакларга? Нинди киңәш бирер идегез?
- Нигездә шартлаулар газ чыгып тору аркасында килеп чыга. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә уяу һәм җаваплырак булырга киңәш итәм: аз гына газ исе булганда да тиз арада 04 яки 104 (кәрәзле) телефоны буенча газ хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк, газ исе килгән фатирның электр звоногына басу һич кенә дә ярамый, иң яхшысы шушы фатирның ишегенә каты итеп шакырга һәм бу хакта башка күршеләрне дә кисәтергә кирәк. Шулай ук без гражданнардан килгән чакыруларны һәм телефоннан әйтелгән хәбәрләрне дә кабул итәбез һәм каршы җавап бирәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев