Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Руль артында - исерек хатын-кыз

Узган атнада ЭЭМ бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 41 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Урлау
2019 елның 9 декабрендә иртән Өргәнчә авылында яшәүче гр-ка К. гр-ка В.ның йорты янында булганда, аның йоклавыннан файдаланып, яшерен рәвештә кофта кесәсеннән 4300 сум акчасын урлаган.
2020 елның 8 гыйнварында сәгать 10нан кичке 6 га кадәр Красный Октябрь поселогында яшәүче гр. Х. Мәктәп урамы, 2 нче йорттагы фатирларның берсендә яшерен рәвештә гр-ка Г.ның 5 мең сум акчасын урлаган.
Ике очрак буенча да җинаять эше кузгатылган.
Исерек килеш руль артында
Бер атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 68 кешене административ җаваплылыкка тарткан, аларның икесе исерек килеш руль артына утырган. Алар арасында Яңа Чишмәдән яшь автоледи һәм Чуаш Чабаксары кешесе дә бар. Аларга 30 шар мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев