Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Таныклыктан мәхрүм ителгәннәр

Яңа Чишмә районы прокуратурасы наркологта исәптә торучыларны транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә иреште.


Район прокуратурасы наркология һәм психиатрия диспансерларында исәптә торучы кешеләрне автомобиль транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы закон  таләпләрен үтәүгә тикшерде.
Яңа Чишмәдә  яшәүче ике кешенең наркология диспансерында исәптә торулары, өстәвенә аларның транспорт чарасы белән идарә итү  хокукы бирүче шофер таныклыклары булуы билгеләнгән.
Наркотикка бәйле кешеләрнең транспорт чарасы белән  идарә итүе башкалар гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, шул сәбәпле Яңа Чишмә  район прокуратурасы әлеге  хокукны туктату һәм шофер  таныклыкларын Россия ЭЭМ нең Яңа Чишмә районы ЮХИДИ бүлегенә тапшыру бурычын йөкләү турында дәгъва гаризасы белән  Яңа Чишмә район судына мөрәҗәгать иткән.
Яңа Чишмә район  суды карары белән прокурор таләбе тулы күләмдә канәгатьләндерелгән.
Суд  карарын үтәү прокуратура  контролендә тора.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев