Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Тәртип бозулар ачыкланган

Яңа Чишмә районы прокуратурасы дәүләт учреждениесе тарафыннан товарлар сатып алу, эш һәм хезмәт күрсәтүләрне башкаруда тәртип бозулар булуын ачыклаган.


Яңа Чишмә районы прокуратурасы дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, эш һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турындагы законның үтәлешенә тикшерү үткәргән. Тикшерү “Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсе” ГАУЗ-да үткәрелгән. Ачыкланганча, закон таләпләрен бозып учреждение сатып алулар өлкәсендә дәүләт контрактларын башкару (үтәү) турындагы мәгълүматларны бердәм мәгълүмат системасына кертми.
Ачыкланган тәртип бозулар булу сәбәпле район прокуроры “Яңа Чишмә РҮХ” ГАУЗ ның контракт идарәчесенә карата РФ КоАП-ның 7.32.3 маддәсе, 4 өлешендә каралган административ тәртип бозулар турында эш кузгаткан.
Тикшерү материаллары белән карар төп мәсьәлә буенча карап хәл итү өчен Татарстан Республикасы буенча РФ монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенә җибәрелгән.
Прокурор тәэсир итү акты карап тикшерү стадиясендә. 
Маддә санкциясе 2 мең сумнан алып 5 мең сумга чаклы күләмдә штраф салуны күздә тота.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев