Яңа Чишмә районында - давыл
30 майда кичен Яңа Чишмә районы территориясендә давыллы җил чыгып, коеп яңгырлар яуды.
Урыны белән җилнең исү көче секундына 20 метрга җитте. Кайбер торак пунктларда давыллы җил йорт түбәләрен (Петропавел Бистәсе, Тубылгы Тау, Әдәмсә), беседкалардагы поликарбонат япмаларны (Горшково, Архангел Бистәсе) каерып аткан, агачларны аударган (Акъяр), коймаларны җимергән (Черемухово Бистәсе).
Килгән зыянга аныклык кертелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев