Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Яңа Чишмәдә сарайлар янган

1 июльдән 2 июльгә каршы төндә Яңа Чишмәдә янгын чыгып, Тихонов урамындагы 73 номерлы йортта яшәүчеләрнең сарайлары янган.

ЕДДС-га хәбәр 0 сәгать 36 минутта килгән һәм янгын сүндерүчеләр вакыйга булган урынга чыгып киткәннәр. Ике фатирлы йортта яшәүче ике хуҗаның сарайлары янган.
Утның якын тирәдәге йортларга һәм хуҗалык корылмаларына таралуына  юл куелмаган, кул астындагы әйберләр белән янгын сүндерүне оештырып, халык нык ярдәм иткән.
Ут гомуми күләме 300 кв. метр тәшкил иткән ике сарайны юк иткән. Зыян күрүче кеше  юк, тик бер хуҗаның 150 гә якын куяны, ә икенчесенең ике дуңгызы үлгән.
Янгынның сәбәбе ачыклана, ут төртүгә шик бар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев