Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Янгынга каршы режим

Яңа елда бәйрәм чаралары үткәргәндә гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен, шулай ук территорияләрдәге милекләргә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында республикада янгынга каршы режим билгеләнгән.


Янгынга каршы режим 2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 9 гыйнварына чаклы булачак. Махсус режим билгеләү турындагы тиешле карар Яңа Чишмә муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан кабул ителгән. Режим чорында сәнәгать, автозаправка объектларыннан 500 метр, ТКХ, авыл хуҗалыгы һәм халык күпләп җыела торган объект территорияләреннән 50 метр арада пиротехникадан файдалану тыела. Әлеге режимны бозган өчен физик затларга 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 30 мең сум һәм юридик шәхесләргә 400 мең сум күләмендә штрафлар каралган.
Барлык оешмаларда кизү торуны оештырырга кирәк, янгын-күзәтчелек хезмәте яңа ел чаралары үткәрелә торган урыннарны тикшерергә һәм персоналга инструктаж үткәрергә тиеш, АҖ башлыкларына янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X