Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Закон бозу очрагы ачыкланган

Яңа Чишмә районы прокуратурасы «БлокСтрой»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хезмәт законнары үтәлешен тикшерде.


Прокурор тыкшынуына предприятиенең элеккеге хезмәткәренең мөрәҗәгатьләре сәбәп булган. Гариза бирүченең 2019 елның июленнән сентябренә кадәр предприятиедә йөк автомобилен йөртүче вазыйфасында хезмәт эшчәнлеген башкаруы ачыкланды. Шуның белән бергә, хезмәткәр белән ахыргы исәп-хисап законда билгеләнгән срокта башкарылмаган.
Тикшеру нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы «БлокСтрой» ҖЧҖ директорына карата хезмәт законнарын бозуларны бетеру турында карар кертте, шулай ук «БлокСтрой» ҖЧҖ директорына карата РФ Коапның 5.27 маддәсе 6 часте (хезмәт хакын түләмәү) буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты. Моннан тыш, предприятие җитәкчесе адресына ачыкланган тәртип бозуларны бетерү һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелде.
Тикшерү материаллары белән карар, асылда карау өчен, Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.
Прокурор җавап бирү актлары карау стадиясендә. Статья санкциясе кисәтү яисә уннан алып егерме мең сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә административ җәза бирүне күздә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев