Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Үзара салым акчасын түләмәгән өчен штраф салырга мөмкиннәр

Яңа Чишмә районы прокуратурасы гражданнарның үзара салым акчаларын түләмәвенең хокукый нәтиҗәләрен аңлата.

 

Яңа Чишмә муниципаль районының авыл җирлекләрендә 2018 елның ноябрендә гражданнар җыеннары узды, аларда үзара салым акчасы җыю турында карарлар кабул ителде.
Гражданнарның үзара салым акчаларын кертү мөмкинлеге «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оешмаларының гомуми принциплары турында "2003 елның 6 октябрендәге 131 номерлы Федераль законның 56 маддәсендә билгеләнгән. Күрсәтелгән норма нигезендә гражданнарның үзара салым акчалары  җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен башкарыла торган бер тапкыр түләүләр белән аңлатыла. Гражданнарның күрсәтелгән бер тапкыр бирелә торган түләүләрен кертү һәм ничек куллану мәсьәләләре җирле референдумда (гражданнар җыенында) хәл ителә.
Әлеге Законның 2, 22 һәм 43 маддә таләпләре нигезендә җирле референдумнарда кабул ителгән карарлар, шул исәптән үзара салым акчаларын кертү турында, муниципаль хокукый актлар системасында югары юридик көчкә ия актлар булып торалар һәм муниципаль берәмлек территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиешләр.
Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә район прокуратурасы җирле референдумнарда гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм файдалану (куллану) турында кабул ителгән карарлар үтәлмәгән очракта, җирле үзидарә органнары административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.6 маддәсе буенча беркетмә төзергә, шулай ук күрсәтелгән акчаларны судка тиешле гариза белән мөрәҗәгать итү юлы белән суд тәртибендә түләтергә хокуклы дип аңлата.
2.6 нчы маддә нигезендә җирле үзидарә органнарының алар тарафыннан үз вәкаләтләре чикләрендә кабул ителгән муниципаль хокукый актларын үтәмәгән өчен, әлеге Кодексның 2.7, 2.8, 3.2-3.7 маддәләрендә каралган очраклардан тыш, гражданнарга бер меңнән ике мең биш йөз сумга кадәр; вазыйфаи затларга - унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга - ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.  
Район прокуратурасы


    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев