15 апрельдә Зирекле лицеенда районның туган тел укытучылары семинары узды
“Укытуның төрле алымнарын кулланып, укучыларда милли үзаң тәрбияләү” темасына үткәрелгән семинар хезмәттәшләр арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Зирекле лицееның тәҗрибәле укытучылары үзләренең милли гореф-гадәтләрне һәм татар телен үстерүгә юнәлдерелгән методик табышлары, инновацион алымнары һәм технологияләре белән уртаклаштылар.
Семинар кысаларында "Милли бизәкләр" дип исемләнгән күргәзмә күрсәтелде. Күргәзмәне "Ажаган" яшүсмерләр клубы һәм авылның халык иҗаты һәм көнкүреше музее оештырган. Килүчеләргә "Кул эшләре" түгәрәгенә йөрүче укучылар ясаган төрле кул эшләре тәкъдим ителде. Биредә традицион техника һәм материаллар кулланып эшләнгән декоратив-гамәли сәнгатьнең уникаль предметларын да, заманча курчаклар, тукыма паннолар, бәйләнгән әйберләр һәм кулдан эшләнгән башка үзенчәлекле эшләнмәләрне дә күрергә мөмкин иде.
“Кеше камил җан иясе булырга тиеш” дигән темага югары категорияле туган тел укытучысы Р.М.Газыймова күрсәткән дәрестә укучылар шәхес төшенчәсен ачыкладылар, төрле әсәрләр нигезендә ана белән бала мөнәсәбәтләрен, шәхеснең төрле сыйфатларының бу мөнәсәбәтләргә тәэсирен билгеләделәр. Шулай ук Г.Тукай иҗатына багышланган Әдәбият сөючеләр турниры да кызыклы форматта үтте, укытучыларның югары бәясен алды. Зирекле лицеенда эшләп килүче “Татарча яңалыклар. Zirli ТЯ” мәктәп телевидениесе эшен дә кунаклар эш барышында күзәтте һәм семинар ахырында әзер продуктларын – яңа чыгышны карады.
Семинарда укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Укучыларның туган тел, татар мәдәнияте һәм тарихы белән кызыксынуларын дәрес вакытында гына түгел, уку процессыннан тыш та саклау мөһим. Педагоглар балаларның дөньяга карашын киңәйтүгә һәм үз халкының мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә торган чараларның төрле формаларын тәкъдим иттеләр.
Чара гомуми фикер алышу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев