Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

19 февральдән 12 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында Г. Тукай исемендәге XIV халыкара шигырь укучылар конкурсы узган

Быел конкурсның темасы: «Ватан өчен яшәү — безнең бурыч»/ «Наш долг — жизнь во имя Родины!».

Бу милли мирасны саклауга, татар телен пропагандалауга, заманча милли шигъриятне үстерүгә, яшьләрне милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләүгә, балалар һәм яшьләр иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән социаль проект.

Сайлап алу турларында җиңүчеләр 2024 елның 8-12 апрелендә Казанда, М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узган конкурсның финал этабында катнашканнар.

Финалга үткән җиңүчеләр арасында Шахмай авылы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ибраһимова Фирүзә дә бар.

12 апрельдә ул җиңүчеләрнең Гала-концертында чыгыш ясаган.

Быел конкурсның темасы: «Ватан өчен яшәү — безнең бурыч»/ «Наш долг — жизнь во имя Родины!». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев