Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

20 апрельдә Яңа Чишмә гимназиясендә тоталь диктант яздылар

Әлеге акция гимназиядә үтте.

Ул 2004 елдан Россиядә һәм дөньяның төрле илләрендә грамоталылыкны тикшерү өчен үткәрелә.

Быел тоталь диктант 20 нче тапкыр уздырылды. Анда кешенең яшенә, җенесенә һәм белеменә, шулай ук диненә, һөнәренә, гаилә хәленә, мәнфәгатьләренә һәм сәяси карашларына карамастан теләгән һәркем катнаша ала. 20 апрельдә бөтен ил буенча йөзләгән мәйданчыклар тоталь диктант үткәрү өчен ачылды, аны онлайн да язарга мөмкин иде. Диктантның текстын гадәттә актерлар, телевидение алып баручылары, башка танылган кешеләр укый, шул исәптән хәзерге язучылар язган текстның авторы үзләре дә. Быел текстның авторы — Анна Матвеева, ул «Правда или желание» дип аталды.

Яңа Чишмә гимназиясендә тоталь диктантта өлкән сыйныф укучылары, педагоглар, мәктәп директоры һәм техник персонал катнашты. Һәр катнашучыга тоталь диктант логотибы белән махсус листовка таратылды. Старт алдыннан бу Бөтендөнья мәгърифәтчелек акциясе турында видеофильм күрсәтелде. Оештыручылар, рус теле укытучылары Миләүшә Хәлиуллина һәм Гөлфия Вафина бланкка ничек кул куярга кирәклеге турында сөйләделәр һәм диктант башланды. Текст гади иде, барлык катнашучылар да биремне үтәделәр. Шәхси код һәм никнейм белән барлык бланклар тоталь диктант сайтына кертеләчәк. Үз билгегезне 30 апрельдән соң totaldict. ru сайтында белергә мөмкин булачак.

Россия территориясендә акциядә 77 төбәктәге 600дән артык торак пунктта, чит илләрдә — 43 илдә һәм 81 шәһәрдә яшәүчеләр катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев