Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

23 гыйнварда «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының район этабы узган

Яңа Чишмә гимназиясендә Яңа Чишмә районы мәктәпләренең 8 командасы үзләренең «Тату сыйныф серләре» белән уртаклашканнар.

Барлык командалар да үз визиткаларын, шулай ук «Бөек сугыш - Бөек Җиңү» темасын чагылдырган иҗади номерларын лаеклы тәкъдим иткәннәр.

Жюри җиңел булмаган сайлау алдында торган, әмма, кызганычка каршы, барлык конкурсларда җиңүче бер генә була. Ике сынау нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган командалар:

1 урында - Яңа Чишмә гимназиясе;
2 урында - Яңа Чишмә урта мәктәбе;
3 урында - Тубылгы Тау мәктәбе.

Конкурста катнашучыларның барысына да зур рәхмәт. Яңа Чишмә гимназиясе 2 февральдә безнең районда узачак әлеге конкурсның зона этабында район данын яклаячак.

Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев