Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

3 ноябрьдә Зирекле лицеенда эксперименталь физика буенча турнир узган

Мәктәп директоры Айрат Хамәтвәлиев турнирның инициаторы булган. Ул Татнефть Хәйрия фонды грантында катнашу өчен гариза биргән һәм җиңүче дә булган. Проект — «Эксперименталь физика буенча турнир» дип аталган.

Чарада катнашу өчен районның 5 мәктәбе заявка биргән. Физика фәне белән кызыксынучы һәм эксперимент ясарга яратучы укучылар бердәм команда булып ярышканнар. 
Зирекле лицее укучылары төрле экспериментлар күрсәткәннәр һәм командаларга сораулар биргәннәр.

Черемухово мәктәбе укучылары командасы турнирда җиңү яулаган.

Команда капитаны −9 нчы сыйныф укучысы Корнева Ксения. 

«Экспериментны аңлат» конкурсында иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән Әдәмсә мәктәбе командасын «Экспериментаторлар» номинациясендә грамота белән бүләкләгәннәр.
Турнир бик мавыктыргыч һәм файдалы булган.

Оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт. Турнир мәктәп укучыларын фән һәм иҗади эзләнүләр дөньясы белән тирәнтенрәк таныштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев