Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

8 апрельдә Яңа Чишмә гимназиясе базасында «Тоталь диктант» булып узды

Чарада 10-11 сыйныф укучылары, мәктәп җитәкчелеге, педагогик коллектив һәм техник персонал вәкилләре катнашты.

Тоталь диктант - коммерцияле булмаган иҗтимагый проект, ул бөтен дөнья буенча рус телен яратучылар көче белән гамәлгә ашырыла. Быел диктантны Россиянең 77 төбәгендәге 600дән артык торак пунктта һәм дөньяның 41 илендәге 95 шәһәрдә, хәтта Антарктидадагы тикшеренү станцияләрендә дә язалар. Гомуми катнашучылар саны 700 меңгә якын кешене тәшкил итәчәк.

8 апрельдә Яңа Чишмә гимназиясенең ике аудиториясендә 50гә якын катнашучы аны офлайн язды. Мәгариф бүлеге белгече Ләйсән Салихова барысына да «Тоталь диктант» логотибы белән махсус бланклар һәм каләмнәр таратты. Бланклар тутырылып беткәннән соң рус теле укытучылары Гөлфия Вафина һәм Миләүшә Хәлиуллина 1 һәм 2 нче аудиториядә Тоталь диктант текстының «Арсеньев буенча экология» дип аталган  3 өлешен әйтеп яздыруга керештеләр (текстның авторы - язучы һәм журналист Василий Авченко, ул ХІХ гасыр ахырында һәм ХХ гасыр башында яшәгән Ерак Көнчыгышны өйрәнүче Владимир Арсеньевка багышланган).

Текст катлаулы булмады, ул туры сөйләм пунктуациясе билгеләрен, кереш сүзләрне һ. б. кагыйдәләр белүне тикшерүгә юнәлдерелгән.

Барлык катнашучылар да диктантны яза алдылар, эшләр эшкәртүгә тапшырылачак, нәтиҗәләрне 12 апрельдән соң «Тоталь диктант» сайтындагы шәхси кабинетта белергә мөмкин булачак. Тоталь диктант логотибы төшкән каләмнәр чарада катнашучыларга акциядә катнашу истәлеге буларак бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X