Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җәй көне мәктәп укучылары кайда ял итәчәк

Җәйге каникулларда районда 978 бала һәм яшүсмер ял итәчәк.

 Ял оештыруга 6921,9 мең сум акча бүлеп бирелгән, шуның 5974,5 сум – республика бюджетыннан, калган сумма – җирле бюджеттан.

26 майдан 21 яшүсмер «Аҗаган» палаткалы лагерында яшәячәк. Хәрби-кыр җыеннары кысаларында аларны тактик сугыш алып бару нигезләренә, каршылыклар полосасын узуга, беренче медицина ярдәме күрсәтүгә өйрәтәләр, физик әзерлеккә игътибар бирәләр, кыр кухнясы да планлаштырыла. Остазлар ролендә ТИН һәм район мәктәпләренең физик культура укытучылары булачак.

Шулай ук «Аҗаган» палаткалы лагеры территориясендә июнь аенда балигъ булмаган 60 бала өчен 7 көнлек бушлай «Галактика балалары» профильле сменасы оештырылачак: алар авыр тормыш хәлендә булган, КДН, ПДН исәбендә булган һәм аз керемле гаиләләрдән булган балалар. Безнең районнан 15 һәм күрше дүрт районнан 45 бала ял итәчәк. 

«Факел» сәламәтләндерү лагеры 208 баланы кабул итәргә планлаштыра, шуларның 20се авыр тормыш хәлендә булучы гаиләләрдән. 21 көнлек беренче һәм икенче сменада лагерьда 74 бала, өченче сменада (7 көнлек) 60 укучы яшәячәк. Лагерь 20 июньнән эшли башлаячак.

Өч сменада да «Факел»да медик, 6 вожатый, педагог-оештыручы һәм лагерь начальнигы (спорт мәктәбе тренерлары, педагоглар, студентлар) эшләячәк. Лагерьда 5 тапкыр туклану оештырылачак. Балалар өчен төрле уеннар һәм чаралар планлаштырылган: квестлар, «Күңелле стартлар», «Индеец көне», «Эшмәкәрләр көне», «Дөнья халыклары көне», спорт ярышлары, шахмат турнирлары, ГТО нормаларын тапшыру һәм башкалар. Тәрбия процессында лагерь мәдәният йорты, китапханә, музей, БИҮ, КДН һәм ПДН, ЭЭМБ, ГТХМ, «Кайгырту» ХСХКҮ белән хезмәттәшлек итәчәк.

7 көнлек сменага юлламалар бәясе 1104,5, 21 көнлек сменага - 3405, 15 сум.

Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен ата-ана түләвенең бәясе 0 сум.

Быел видеокүзәтү системасын торак корпустан КПП мониторына күчерү хисабына урыннар саны артачак. Лагерь территориясе 13 видеокүзәтү камерасы, бөтен периметр буенча 22 һәм бинада алты яктырткыч, сигнализация төймәсе белән җиһазландырылган.

Сменалар ябылганнан соң лагерьда җәйге сәхнә төзү планлаштырыла (6 млн. сум тирәсе).

Хәзерге вакытта лагерь территориясе төзекләндерелә, территорияне коры үләннән, ботаклардан һәм чүп-чардан чистарту буенча берничә өмә үткәрелгән инде. Дератизация, янгын-сак сигнализациясе урнаштыру, шешәләргә салынган су китерү, сигнал чараларының торышын автомат рәвештә контрольдә тоту һәм балаларның куркынычсыз ял итүләре буенча башка төр килешүләр төзелгән.

Район лагерьларыннан тыш, балаларның Татарстан һәм Россия лагерьларында ял итү мөмкинлеге бар, мәсәлән, «САТЕРА», «Сәләт - Ак Барс» балалар сәламәтләндерү комплексында 4 смена планлаштырыла. Балалар өчен әйдәп баручы экспертлардан, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән дәресләр һәм мастер-класслар, төрле өлкәләрдә уңышлы яшьләрдән тәҗрибә алмашу сессияләре, шулай ук һөнәри пробалар лабораторияләре оештырылачак. «САТЕРА» лагеры Ялтада урнашкан (шәһәр тибындагы Форос поселогы). Сменаларның бәясе: 43000 сум (27000 сум - юллама, 16000 сум - трансфер).

Бүгенге көндә «Факел» район үзәгенә юлламалар актив сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев