Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Анна Бутина ТР Мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән

Кичә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең утырышы булып узган.

Утырышта катнашучылар 2022 елда Татарстанда «Мәгариф» милли проектын һәм башка федераль программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышканнар.

Ике ел эчендә «Земство укытучысы» программасы ярдәмендә Татарстанга мәктәпләрдә эш тәҗрибәсе булган 24 педагог җәлеп ителгән. Бу хакта ведомство коллегиясендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр иткән.

Монда шулай ук «Профессионалитет» үзәген булдыру өчен Татарстанның 100 млн. сум алачагы хакында билгеле булган. 2022 елда Россиядә һөнәри белем бирү оешмалары өчен «Профессионалитет» дигән яңа программа старт ала. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова сүзләренчә, яңа программа өч төп яңалыкка таяна. Беренчесе - белем алучыларга белем бирүгә мәгариф системасы инвесторлары була алырлык һөнәри берләшмәләр вәкилләрен җәлеп итү. Икенчесе - укуның интенсивлыгын арттыру ысулы белән, аның вакытын киметү. Өченчесе - уку йортларында төрле яшьләр инициативалары үзәкләрен булдыру.

Утырыш ахырында бүләкләр тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев