Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Балачакның чиге юк»: Яңа Чишмә гимназиясендә район фестивале үткән

10 сәләтле укучы район башлыгы грантына лаек булган

Кичә Яңа Чишмә гимназиясе базасында «Балачакның чиге юк» район фестивале узган, анда районның 100гә якын мәктәп укучысы катнашкан. Чарада республика, муниципаль олимпиадаларда һәм конкурсларда иң актив катнашучыларны, активистларны хөрмәтләгәннәр.

Фестивальдә катнашучылар арасында грантка ия булучы 10 сәләтле һәм талантлы район мәктәпләре укучыларының исемнәре аталаган.

Шулай ук «Тату сыйныф серләре» республика конкурсында җиңүче укучыларга (сыйныф җитәкчесе Гөлназ Рамазанова) истәлекле бүләкләр тапшырганнар. 

Чарада педагогларны да бүләкләгәннәр. Өстәмә белем бирү педагоглары да Рәхмәт хатларына ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев